Мир души (на татарском)
Аңлатма
Файдалы, җанлы, укучыларга рухи яңарыш чаткылары һәм өмет бүләк итә торган китап язу өчен бары тик кулга каләм алырга, аны карага манарга һәм күңелне кәгазьгә бушатырга гына кирәк дип әйтәләр. «Рухи дөнья» менә шулай барлыкка килә дә инде. Бу хәтта дөнья гына да түгел, ә Мөхәммәд пәйгамбәрнең варислары − «алтын дәвернең» йөзләгән галимнәре тарафыннан тупланган рухи гыйлемнең якты чагылышы белән нурланган һәм бизәлгән тулы бер Галәм.
Аз гына булса да эчке дөнья белән яшәгән кешеләрнең барысы өчен дә рухи дөнья ачык. Монда һәр кеше үзенең рухи кичерешләренең, уйлануларының, омтылышларының, югары күтәрелү һәм түбән төшүләренең кайтавазын табачак. Ләкин бу медитация һәм коры формализмга корылган фәлсәфә дәреслеге түгел, бәлки Кыямәт көнендә Аллаһ каршында хисапка әзер булу һәм дөньяда күбрәк нәрсәгә ирешүгә өчен, һәрвакыт танып белергә, үсәргә, тормыштан гыйбрәт алып анализ ясарга омтылган җан өчен кулланма.
Бу дөньяда бернәрсә дә: начарлык та, яхшылык та; хәсрәт тә, бәхет тә мәңгелек түгел. Рухи каһарманлыкка итүче сикәлтәле юлдан курыкмыйча, тормыш мәшәкатьләре баткагында таптанмыйча һәм ялган чарасызлык чокырына батмыйча хәрәкәт итәргә көч биргән рухи халәт һәм канәгатьлек, түземлек һәм максатка омтылучанлык тормышта аеруча мөһим.
Авырлыклар безне бөкмиләр дә, сындырмыйлар да, бары тик чыныктыралар гына. Әйләнә-тирәбездә булган төрле дәрәҗәдәге катлаулы вакыйгаларны ничек кабул итүебез безнең үзебездән тора бит. Бу вакыйгаларның үзләренә караганда, аларга реакциябез куркынычрак бит. Чөнки бу хәлне тагы да катлауландыра.
Бу тормышта безгә меңләгән мөмкинчелек бирелә һәм аларның берсен дә кулдан ычкындырмыйча, барысын да куллану яхшы булыр иде.
Книга Мир душиПереплет: мягкийКоличество страниц: 349 ISBN 978-5-88503-907-9 Формат: 84х108 1/32 Купить в: |
Диск Мир душиАвтор: Шамиль АляутдиновФормат: mp3 Продолжительность: 07:07:21 Купить в: |
Подарочный комплект дисков Мир душиАвтор: Шамиль АляутдиновФормат: mp3 Продолжительность: 07:07:21 2 mp3 диска + буклет Купить в: |
Подарочный комплект дисков Мир душиАвтор: Шамиль АляутдиновФормат: mp3 Продолжительность: 07:07:21 4 CD Купить в: |


